"ГК Полипласт" АҖ

"ГК Полипласт" АҖ – Россия Федерациясенең иң зур химия холдингларының берсе, аның составында илнең төрле төбәкләрендә урнашкан өч органик синтез заводы уңышлы гына эшләп килә. Компаниядәге җитештерү тармагы заманчалаштырылган, иң яңа технологик җиһазлар белән тәэмин ителгән һәм тармакларга бүлгәләнгән вәкиллекләрдән тора, әлеге вәкиллекләр Россия Федерациясенең барча территориясен һәм якын чит илләрне колачлый. Боларның барысы да кыска вакыт аралыгында, Калининградтан башлап Владивостокка кадәр, Россиянең барча территориясендә, шулай ук БДБ илләрендә, Финляндия, Польша, Голландия, Төркия, Израиль, Берләштерелгән Гарәп Әмирлекләре, Һиндстан, Бразилия, Көньяк Африка Республикасы һәм күп кенә башка илләрдә төзелеш индустриясе ихтыяҗларын канәгатьләндереп, җитештерелә торган продукциянең товар линиясендәге теләсә нинди продуктны клиентларга җиткерү мөмкинлеген бирә.


Элемтәләр

  • 420036, Казан ш., Тэц ур., 2 й., 3 корпус, "КССМЗ" ҖЧҖ территориясе
1 / 33
Киләсе бүлек
"КССМЗ" ҖЧҖ