"АГРОСИЛА" АҖ
АГРОСИЛА - ИДЕЛ БУЕНДА ӘЙДӘП БАРУЧЫ АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ ҖИТЕШТЕРҮЧЕСЕ, РОССИЯДӘГЕ ИҢ ЗУР АГРОХОЛДИНГЛАРНЫҢ БЕРСЕ. Вертикаль-интеграцияле холдинг бөртекле һәм техник культураларны үстерү, кабул итү, саклау һәм эшкәртү, терлекчелек һәм кошчылык продукциясе җитештерү, шикәр җитештерү, шулай ук әзер продукцияне сату һәм авыл хуҗалыгы техникасына сервис хезмәтләре күрсәтү предприятиеләрен үз эченә ала. Холдинг структурасына Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан 24 авыл хуҗалыгы предприятиесе керә. Холдинг предприятиеләре үз эшчәнлекләренең һәр сегментында алдынгы позицияләрне биләп тора. "АГРОСИЛА" холдингының җир банкы күләме Татарстан Республикасының Тукай, Азнакай, Зәй, Сарман, Актаныш, Түбән Кама һәм Мөслим районнарында 324 меңнән артык гектар мәйдан били. Бүгенге көндә агрохолдинг Россиядәге иң зур игенчеләр исәбендә. Компания планнарында – авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча Россиядәге иң зур җитештерүчеләр унлыгына керү.
Элемтәләр
- 420111 Татарстан Республикасы, Казан, а/я 294