"Инновацион технологияләр" ҖЧҖ

"Инновацион технологияләр" ҖЧҖ конструкцияләрне яклау һәм кешелек өчен уңайлылык һәм иминлек тәэмин итү өлкәсендә югары технологияле материалларны һәм чишелешләрне төзелеш һәм сәнәгать өлкәләре өчен эшләү, җитештерү һәм гамәлгә кертү белән шөгыльләнә. Тышчалар хәл итә торган төп бурычлар булып җылы белән тәэмин итү, гидроизоляцияләү, өслекләрне механик һәм химик йогынтылардан саклау, уттан яклау, биналардагы микроклиматны яхшырту тора. Җитештерелә торган барча продуктлар җиңел кулланыла, үзара яраклаша һәм бер-берсе белән комбинацияләгәндә корылмалар өчен нәтиҗәле яклау системасына әверелә. Шәхси лаборатория материалларның һәм тышчаларның яңа төрләрен эшләү һәм тикшерү мөмкинлеген бирә. Эштә химия индустриясенең дөнья лидерларының чимал компонентлары кулланыла, керә торган чимал һәм әзер продукция җитди тикшерүгә дучар ителә, шуңа күрә дә чыгарыла торган продуктларның сыйфаты һәрвакытта да тел-теш тидердерлек түгел.


Элемтәләр

  • 420034, Россия, Татарстан Республикасы, Казан ш., Вахитов ур., 6
1 / 25