"ТР ДЭБКИ" ДАУ

"Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе" дәүләт автономияле учреждениесе бүген – ул Россия Федерациясенең Идел буе федераль округындагы иң зур эксперт үзәкләренең берсе, проект документларына һәм инженерлык эзләнүләре нәтиҗәләренә дәүләт һәм дәүләти булмаган экспертиза уздыру, төзелештә бәя билгеләү, тарификацияләү һәм ТКХ өлкәсендә экспертиза уздыру, 30дан артык һөнәргә укыту буенча киң спектрлы хезмәтләр күрсәтә. Безнең миссия – проектлау, төзү һәм эксплуатацияләү өлешендә биналарның һәм корылмаларның ышанычлы, куркынычсыз булуын тәэмин итү, шулай ук инвестиция-төзелеш эшчәнлегендә бердәй дәүләт бәя сәясәтен тормышка ашыруда булышлык күрсәтеп, дәүләтнең икътисадый мәнфәгатьләре саклануны гарантияләү. Безнең уңышлы эшләү чорында уникаль капитал – ышаныч капиталы формалашты. Без мөрәҗәгать итүчеләр һәм республикада яшәүчеләр алдында алынган барлык йөкләмәләрне үтибез, күрсәтелә торган хезмәтләр сыйфатын актив рәвештә камилләштерәбез. "ТР ДЭБКИ" ДАУ бренды Татарстан Республикасында да, Россия Федерациясендә дә көннән-көн күбрәк таныла бара. Без инновацияләрдән файдалану: эксперт эшчәнлегенә заманча технологияләр кертү һәм экспертизаны электрон формада уздыру хисабына үзебездә күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфат дәрәҗәсен максималь тәэмин итүгә максат тотабыз, бу исә хезмәтләрне читтән торып күрсәтү мөмкинлеген дә бирә. Безнең Учреждениенең төп өстенлеге – югары квалификацияле аттестатлы экспертлар һәм белгечләр коллективы, болар инженерлар да – конструкторлар, архитекторлар, экологлар, санитар табиблар, бәя инжинирингы, янгын куркынычсызлыгы буенча 25 елдан артык һөнәри эшчәнлек стажына ия булган белгечләр дә. Безнең Учреждениенең һәр хезмәткәре югары профессионал булуы белән генә түгел, ә үзенең һөнәри эшчәнлегенә җаваплы һәм намуслы мөнәсәбәте белән дә аерылып тора. "ТР ДЭБКИ" ДАУ белгечләре хезмәтләр күрсәтүнең теләсә кайсы этабында мөрәҗәгать итүчеләргә ярдәм күрсәтә.


Элемтәләр

  • 420054, Татарстан Республикасы, Казан ш., Габдулла Тукай ур., 125