Судно төзелеше

Бүлеккә күчәргә

2022 елда судно төзелеше предприятиеләренең төп эшчәнлеге буенча гамәлдәге бәяләрдә продукция чыгаруның гомуми күләме 24,6 млрд сум тәшкил итте

24.6 млрд. сум

А.М. ГОРЬКИЙ ИСЕМЕНДӘГЕ ЯШЕЛ ҮЗӘН ЗАВОДЫ

Предприятиегә 1895 елда нигез салына һәм ул Россиядәге әйдәп баручы судно төзелеше предприятиеләренең берсе булып тора.

Россия үзәгендә, Иделдә урнашуы Кара, Каспий, Балтыйк диңгезләре, Агыйдел бассейннарына караган теләсә кайсы төбәкләргә эчке су юллары буенча кораблар һәм суднолар җитештерү мөмкинлеген бирә.

АО “А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” суднолар төзү предприятиесе “Ак Барс” суднолар төзү корпорациясе” акционерлык җәмгыятенә керә. 120 ел эчендә заводта 1500 артык диңгез һәм елга, шул исәптән 600 хәрби судно төзелгән. Җитештерү-техник базасы – ул суднолар төзүнең барлык төрләре һәм нефть-газ табу тармакларына җиһазлар өчен цехлар комплексы

Предприятиенең төп профиле – төрле билгеләнештәге заманча кораблар һәм суднолар төзү, аларны эчке базарга һәм экспортка озату

24.6

млрд сум
Объем продукции за 2022 год

100

Процент
Индекс промышленного производства за 2022 год

3796

хезмәткәр
На 2022 год

ЯШЕЛ ҮЗӘН

Кече ракета корабы

РФ Хәрби-диңгез флотындагы иң яхшы ракета корабы итеп танылды һәм ракетадан ату буенча Хәрби-диңгез флотының Баш командиры призын яулады, шулай ук Кара диңгез флотында иң яхшы корабка әйләнде

ЯШЕЛ ҮЗӘН ПРОЕКТ-КОНСТРУКТОРЛЫК БЮРОСЫ

Россиядә хәрби кораблар һәм су өсте суднолары ясау буенча әйдәп баручы КБ берсе. АО «Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы» судно төзелеше базарында 1949 елдан бирле эшли.

Бюро проектлары нигезендә 800дән артык кораб һәм судно төзелде, шуның 150дән артыгы экспортка озатылды

Күрсәтелә торган хезмәтләр

  • Суднолар һәм кораблар проектлау, шулай ук алар төзелешен алып бару

  • Модернизация проектлары эшләү

  • Судно-машина төзелеше эшләнмәләре проектлау һәм ясау

  • Проектлауда консультацияләү һәм ярдәм итү

  • Нефть-газ тармагы өчен җайланмалар проектлау

  • Экспериментлар һәм сынаулар уздыру

Киләсе бүлек
Авыл хуҗалыгы