"Казаньоргсинтез" ГАҖ

"Казаньоргсинтез" ГАҖ – үзебезнең илдә полимерлар һәм этилен сополимерлары җитештерүче иң зур предприятие, Россия Федерациясенең химия сәнәгатендә әйдәп баручы предприятие, Татарстан Республикасы икътисадын үстерү өчен стратегик әһәмияткә ия һәм ТАИФ компанияләре төркеменә керә. Предприятие Татарстан Республикасы башкаласы – Казан шәһәрендә урнашкан. Аңа 1958 елда нигез салына. 1963 елда беренче продукция – фенол һәм ацетон чыгарыла.


Элемтәләр

  • 420051, Россия, Татарстан Республикасы, Казан ш., Беломорская ур., 101
1 / 14