Казан мотор төзү җитештерү предприятиесе" АҖ ("КМПО" АҖ)

Казан мотор төзү җитештерү предприятиесе" АҖ ("КМПО" АҖ) "Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе" АҖенә 1931 елда нигез салына һәм ул Россиядәге иң зур машина төзү предприятиеләрнең берсе булып тора. КМТҖБнең хәзерге фәнни-техника потенциалы авиация детальләре җитештерүнең югары технологияләренә базалана, бу исә сыйфатлы продукция чыгару мөмкинлеген бирә. Бүген без Сезгә газ сәнәгате һәм энергетика өлкәсендә заманча продукция тәкъдим итәргә әзер: газ-турбина двигательләре һәм алар нигезендә табигый газ суырту һәм бүлү өчен ясалган җайланмалар, шулай ук табигый газны электр энергиясенә һәм җылылыкка эшкәртү өчен энергетика җайланмалары. Заводның яңа буын газ-турбина двигательләре хәзерге экология, нәтиҗәле ягулык, ышанычлы эксплуатация таләпләренә җавап бирә, бу хәл заманча җайланмалар, детальләр эшкәртүнең иң яңа технологияләре һәм сыйфатны тикшерүдә тоту системалары нәтиҗәсендә тәэмин ителә. Безнең предприятие даими рәвештә вакыт белән янәшә атлый, Сезнең ихтыяҗларыгызны исәпкә алып, әзерләнә торган продукцияне камилләштерә. Эшчәнлекнең төп юнәлешләре һәм тәкъдим ителә торган продукция: - Газ суыртып алучы агрегатлар өчен куәте 16, 18 МВт тәшкил иткән приводлы НК-16СТ, НК-16-18СТ һәм НК-38СТ газ-турбина двигательләре җитештерү. - Газ чыгару өлеше вертикаль һәм горизонталь урнашкан, блоклы-модульле ангар ясалышында ГПА-16 "Волга" газ суыртучы агрегатлар чыгару. - ГПА-Ц-16 үзгәртеп кору. - Куәте 2 МВт башлап 18 МВт кадәр тәшкил итүче газ-турбина электр станцияләре эшләү һәм җитештерү. - Сәгатенә 2-250 мең нм³ тәшкил итүче "ВОЛГА" автомат газ бүлү станциясен эшләү һәм әзерләү.


Элемтәләр

  • 420036, Татарстан Республикасы, Казан ш., Дементьев ур., 1
1 / 22