"Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты" АҖ
"Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты" АҖ 1957 елда нигез салына. Нигез салынган вакытына комбинатның җитештерү куәте тәүлегенә 20 тонна чи сөт эшкәртүдән гыйбарәт була, хезмәткәрләр саны 32 кеше тәшкил итә. Бүген комбинатта балалар һәм өлкәннәр өчен 70тән артык атамада табигый сөт продукциясе җитештерелә. Предприятиедә бары тик республиканың ветеринар һәм санитар контроль органнары киңәш иткән хуҗалыклардан сайлап алынган сөт кенә кулланыла. Предприятиедә җитештерүнең барча этапларында төп параметрлар, җайланмаларның эше җитди тикшерүгә дучар ителә. "Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты" АҖ барча продукциясе "ясалма" компонентлары: стабильләштергечләр, консервантлар һәм башка төрле химик матдәләрнең булмавы белән аерылып тора. Продукция берничә мәртәбә "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары" һәм "Россиянең иң яхшы 100 товары" конкурсларында җиңүче булды.
Элемтәләр
- 422540, Россия, Татарстан Республикасы, Яшел Үзән ш., Карл Маркс ур., 48