"РУ-Инжиниринг" ФҖП ҖЧҖ
RU-DRIVE – "КЭР-Холдинг" компанияләре төркеме составына керүче "РУ-Инжиниринг" ФҖП ҖЧҖ компаниясенең үзе эшләп чыгарган сәүдә маркасы булып тора. Бүгенге көндә компания Россиядәге әйдәп баручы инжиниринг компанияләренең берсе булып тора. Эшчәнлегенең төп юнәлешләре: энергияне сак куллана торган җайланмалар җитештерү; комплекслы рәвештә автоматлаштыру; комплекслы проектлау; башыннан алып ахырына кадәр инженерия чишелешләрен тормышка ашыру; электр техникасы юнәлеше; гарантия һәм сервис хезмәтләре күрсәтү. Компаниянең махсуслашу тармаклары: энергетика; нефть эшкәртү һәм нефть табу; химия тармагы; тау-руда тармагы; ТКХ (насос станцияләре, котельныйлар һ.б.); машина төзелеше; металлургия. Үзендәге эш мәйданнары – 2500 м2.
Элемтәләр
- 423800, Татарстан Республикасы, Яр Чаллы ш., Минзәлә тракты, 14
Киләсе бүлек
"Волжанин" ҖЧҖ