"КССМЗ" ҖЧҖ
Казан силикат стена материаллары заводы – ул Татарстан Республикасында һәм Идел буе федераль округында иң зур төзелеш материаллары җитештерүче. Заводның проект куәте елына 224,2 млн данә шартлы кирпеч, күзәнәкле бетоннан 100 мең кубометр блок һәм 42 мең кубометр тимер-бетон эшләнмәләре тәшкил итә. Завод чыгарыла торган продукциянең ассортиментын даими рәвештә арттыру өстендә эшли. Бүгенге көндә өч җитештерү мәйданчыгыннан чыгарыла торган продукциянең гомуми номенклатурасы 200 төрдән артык эшләнмә хасил итә. Калынайтылган силикат кирпечтән тыш завод түбәндәгеләрне дә чыгара: 1. рельефлы ватылган силикат кирпеч, 2. 10 төскә (сары, кызыл, коңгырт, кара, соры, зәңгәр, яшел һ.б.) күләме арттырып буялган төсле тышлагыч кирпеч, 3. куышлы ак силикат кирпеч, өч куышлы силикат таш, коймалау өчен силикат блоклар, 4. күзәнәкле бетоннан газ-бетон блоклары, төзелеш известе, 5. төрле ассортиментта ТБЭ: алдан ныгытылган тимер-бетон койма плитәләре, фундамент блоклары, баскыч басмалары һ.б.
Элемтәләр
- 420036, Татарстан Республикасы, Казан ш., Тэц ур., 3 (кирпеч)