"Полиматиз" ЯАҖ

"Нижнекамскнефтехим" ГАҖ бүлендек предприятиесе булып тора, "ТАИФ" компанияләре төркеменә керә. 2006 елда нигезләнгән, 2007 елның апреленнән башлап "Алабуга" махсус икътисад зонасы резиденты булып тора. Эшчәнлек өлкәсе: Тукылмаган материаллар һәм төзелеш мембраналары җитештерү. Чыгарыла торган продукция: 1. "Полиспан®Агро", "Полиспан®Профи", "Полиспан ®Меди"сәүдә маркаларының С, СС, СМС, СММС комбинацияләрендәге, тыгыз (15 г/кв. м башлап 150 г/кв. м кадәр), киң (0,18 м башлап 12,4 м кадәр) спанбонд; 2. Төзелеш материаллары – "Полиспан®Строй" сәүдә маркасындагы ламинат материал, түбә асты мембранасы; 3. "Полиспан ®Агро" сәүдә маркасындагы киң каплагыч агроматериал, киңлеге буйлы ультратавыш белән эретеп ябыштыруны куллану нәтиҗәсендә 3,2 м башлап 12,4 м кадәр җитә. Продукцияне куллану өлкәләре: 1. төзелеш (сәнәгый төзелеш, күпкатлы һәм хосусый йорт төзелеше) 2. авыл хуҗалыгы; 3. җиңел сәнәгать (мебель, аяк киеме, тегү индустриясе, күн галантереясе); 4. медицина; 5. иләгечләр әзерләү.


Элемтәләр

  • Татарстан Республикасы, Алабуга районы, "Алабуга" МИЗ
1 / 25
Киләсе бүлек
ООО "Данафлекс-Нано"