«АЛАБУГА АККУМУЛЯТОР ЗАВОДЫ»

«Алабуга аккумулятор заводы» – ул заманча югары технологияле завод, Россиянең сәнәгать кластеры булган «Алабуга» махсус икътисадый зонасында урнашкан. Безнең заводта ясалган стартер аккумулятор батарейкалары – ул Канада, Германия, Италия һәм Кытай җайланмаларында иң төгәл уникаль, бракка юл калдырмый торган япон стандартлары буенча эшләнгән иң яңа технологик эшләнмәләр. Заводның максаты 2020 елга кадәр елына 3 млн кадәр аккумулятор батарейкалары җитештерү һәм даими инновацияләр һәм уникаль технологияләр хисабына автохуҗаларның ихтыяҗларын тәэмин итеп, Россия җитештерүчеләре арасында лидер булу. Предприятие белгечләре максималь техник күрсәткечләргә ирешүгә омтылу белән берлектә, максималь тотрыклылык һәм таушалуга чыдам булуны да тәэмин итәргә тырыша. 2017 елда Татарстанның «Алабуга» МИЗ территориясендә ачылган «Алабуга акуумулятор заводы» – ул Россиядә һәм чит илләрдәге автоиндустриядә бизнес алып бару буенча күп еллык тәҗрибәгә ия булган партнерларның уртак импорталмаш проекты. Бу хәл дөньяви стандартлар дәрәҗәсендә заманча бизнес-процессларны һәм технологияләрне тормышка ашыру өчен нигез салды.


Элемтәләр

  • 423600, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Алабуга муниципаль районы, «Алабуга шәһәре» муниципаль берәмлеге, «Алабуга» МИЗ территориясе, Ш-2 урамы, 17В/1 корылма
Киләсе бүлек
"ТИМЕР" ТЭҮ" ҖЧҖ