FIX
FIX компанияләре төркеменә 2006 елда Казанда нигез салына. ИТ-базарда трафикны арттыру буенча стартаптан башлап халыкара проектлары булган холдинг дәрәҗәсенә кадәр үсеш алды. Электрон һәм кәрәзле коммерция проектларын ясау, интернет-трафик табу, югары йөкләнешле системалар эшләү, муниципаль һәм дәүләт секторын мәгълүматлаштыру өлкәләренә махсуслаша. FIX компанияләре төркеменең партнерлары булып Mail.Ru Group, Aliexpress, Google тора. Танылган проектлар арасында – "Ачык шәһәр" системасы, ePN партнерлык программасы һәм кешбек-сервисы тора. FIX шулай ук ел саен уздырыла торган SEO Conference – интернет-маркетологлар һәм интернетта акча эшләү буенча белгечләр өчен конференция оештыручы да булып тора.
Элемтәләр
Киләсе бүлек
«АЙКЬЮ 300» ҖЧҖ