"ТМИМ" ҖЧҖ

"ТМИМ" ҖЧҖ бизнесның хәзерге принципларына һәм үзенең корпоратив фәлсәфәсенә таянып эш итә. Ул профессионаллыкны һәм компетентлы булуны, үз өстеңә алган йөкләмәләрне тайпылмыйча үтәүне, партнерлар белән үзара мөнәсәбәтләрдә гадел һәм намуслы булуны күздә тота. Холдинг эшчәнлегенең нәтиҗәсе – безнең заказчылар каршысында күп еллык керсез абруй. Динамикалы рәвештә эшләүче фәнни-җитештерү холдингы була торып, суыткыч корылма (градирня) төзелеше өлкәсендәге заманча фәнни-техник эшләнмәләр, үзебезнең ил һәм чит илләрнең алдынгы эш тәҗрибәсен кулланып, Россия Федерациясендәге әйдәп баручы фәнни-тикшеренү институтлары белән берлектә нефть химиясе, энергетика, металлургия объектларында меңнәрчә суыткыч корылманы энергияне сак тотучы яңа технологияләр нигезендә модернизацияләде. Градирнялар төзү, эксплуатацияләү, модернизацияләү буенча 20 еллык эш тәҗрибәсе шуны күрсәтә: 50 еллардагы типик проектлар буенча эшләнгән суыткыч корылмалар технологик процессларны экономияле һәм нәтиҗәле алып баруны тәэмин итә алмый, ә искергән технология буенча ремонт эшләре суыткычларның эш нәтиҗәлелеген арттыра алмый, бары тик җитештерүгә бәйле булмаган чыгымнарны гына арттыра. Суыткыч корылмаларны модернизацияләү һәм төзү буенча бездә эшләп табылган һәм уңышлы гына кулланыла торган, яңа буын югары нәтиҗәле җилләткечләр кулланучы градирнялар суны суытуның кирәкле тирәнлегенә ирешү, җылылык куәтен арттыру хисабына градирнялар паркын киметү мөмкинлеген бирә. Бу вакытта суны тирән суыту хисабына әйләнештәге суны суыртып агызу күләме кими.


Элемтәләр

  • 423895, Татарстан, Тукай р-ны, Яңа Мусабай авылы, Лесная ур., 1а
1 / 10
Киләсе бүлек
"РариТЭК Холдинг" АҖ