«САНЛАШТЫРЫЛГАН ТЕХНОЛОГИЯЛӘР ҮЗӘГЕ» АҖ

Санлаштырылган Технологияләр Үзәге – инжиниринг һәм сәнәгый кою өлкәсендә иң яңа технологик җайланмаларга һәм программа тәэминатына ия булган заманча җитештерү мәйданчыгы. «Санлаштырылган технологияләр үзәге» АҖ бүлгәләнгән һәм динамикалы рәвештә көйләнә торган форсайт-структурадан гыйбарәт, үзебезнең илдә һәм чит ил сәнәгатенең глобаль чакыруларына җавап бирә, бик кыска вакыт аралыгында көндәшлеккә сәләтле һәм кирәкле яңа буын продукциясе булдыруны тәэмин итә. Проектның инновацион өлеше классик технологияләрне цифрлы җайланмалар белән тулыландыру мөмкинлегеннән гыйбарәт, ул аддитив процесслар ярдәмендә коелган формалар әзерләргә, әлеге формаларны эретелгән коелмалар белән тутыруның контрольдә тотыла торган процессын башкарырга, җитештерү циклының барлык этапларында продукцияне тикшерергә һәм контрольдә тотарга мөмкинлек бирә, бу исә «Индустрия 4.0» концепциясен тормышка ашырырга, санлы кою производствосын оештыру өчен алшартлар тудырырга ярдәм итәчәк. «Санлы технологияләр үзәге» АҖнең глобаль көндәшлеккә сәләтле булуының югары дәрәҗәсе түбәндәгеләр белән тәэмин ителә: - дөнья дәрәҗәсендәге компетенцияләргә ия булган белгечләрнең уникаль интеллектуаль потенциалы; - дөнья дәрәҗәсендәге трансдисциплинар тармак асты компьютер һәм суперкомпьютер технологияләренең уникаль арсеналы; - бер-берсен үзара тулыландыра торган югары интеллектуаль ноу-хау системасы; - белгечләр - профессионалларның югары дәрәҗәле абруе; - югары технологияле компанияләр - заказчылар - партнерлар үсеш алган системасы.


Элемтәләр

  • 420127, Татарстан Республикасы, Казан ш., Дементьев ур., 1
1 / 32

Материаллар