«АК БАРС» БАНК ГАҖ

«Ак Барс» Банк ГАҖ – Татарстанның әйдәп баручы банкы, активларының һәм үз капиталының күләме буенча иң зур Россия банклары егермелегенә керә. Кредит оешмасы илнең 27 төбәгендә бар һәм Россия Федерациясендә булган барлык банк лицензиясе төрләренә ия, корпоратив һәм хосусый клиентлар өчен 100 артык төрдә банк хезмәтләре күрсәтә. Бүгенге көндә банкта 1 миллион тирәсе актив клиентка – физик затларга һәм 30 меңнән артык корпоратив клиентка хезмәт күрсәтелә, алар арасында – Татарстан Республикасының иң эре экспортерлары, нефть-газ һәм нефть-химия комплексы предприятиеләре, машина төзү, телекоммуникация, төзелеш, химик, автотранспорт, сәүдә һәм агросәнәгать предприятиеләре. 2021 елга кадәрге стратегиясендә «АК БАРС» Банк үзалдына системалы трансформация буенча амбициоз максатлар куя, аның төп векторлары булып дөнья стандартларына туры китереп, банкта хезмәт күрсәтүләрне үстерү, заманча финанс технологияләрен кертү һәм цифрлы сервислар эволюциясе. «Ак Барс» Банк гражданлык җәмгыятенә тыгыз интеграллаштырылган һәм фәкать табыш алуда гына мәнфәгатьле булган финанс оешмасы кысаларыннан еракка киткән.


Элемтәләр

  • 420066, Россия, Татарстан Республикасы, Казан ш., Декабристлар урамы, 1
1 / 10
Киләсе бүлек
Group-IB