ХАИР

Haier компаниясе Россия базарына 2007 елда килде. Әлеге вакытка Haier дөньяда көнкүреш техникасы буенча әйдәп баручы җитештерүчеләрнең берсенә әйләнгән иде инде, Европада, Төньяк Америкада, Азиядә, Якын Көнчыгышта һәм Африкада җитештерү мәйданчыклары һәм фәнни-тикшеренү үзәкләре булган глобаль корпорация була. Россиядәге кулланучыларның Haier компаниясе продукциясе белән беренче мәртәбә танышуы Россиядә масштаблы Кытай илкүләм күргәзмәсендә булды. Ул чакта компания Россия базарына нигездә эре көнкүреш техникасын – суыткычлар һәм кер юу машиналары китерә иде. Тугыз ел эчендә Россиядә Haier Group рәсми вәкиллеге бик зур эш башкарды. Хәзерге вакытта Haier продукциясенең ассортименты 100 артык модельдә көнкүреш техникасы һәм электроника, суыту камераларыннан алып газ котелларына кадәр, телевизорлар, смартфоннар тәшкил итә. Haier бүгенге көндә яхшы бәядән яхшы сыйфатлы булуы белән ныклы ассоциацияләнә. Ләкин шулай да компаниянең максаты – сатуларны арттыру гына түгел, ә Haier Россиядә локальләштерүдән дә гыйбарәт. Нәкъ шуңа күрә дә 2014 елның мартында Haier компаниясе үзенең беренче Россия заводын төзүне башлап җибәрде. Җитештерү мәйданчыгы сыйфатында Яр Чаллы шәһәренең «Мастер» Кама индустриаль паркы сайланды. Әлеге завод чимал сәнәгатенә кагылышлы булмаган беренче уртак Россия-Кытай проектына әйләнде. Яр Чаллыда Haier заводы чын мәгънәсендә масштаблы проект. Аңа булган инвестицияләр АКШ доллары белән 55 миллионнан артып китте. Үтә заманча производство Италия линияләре һәм роботлаштырылган инновацион системалар белән җиһазландырылган. Беренче этабында җитештерү куәтләре 250 мең берәмлек тәшкил итте, икенче этабында – куәтләрне 500 мең берәмлеккә кадәр җиткерү күздә тотыла. Россиянең яңа Haier заводында ясалган техниканы үзебезнең илдәге кулланучылар гына түгел, ә якын чит илләрдәгеләр дә сатып алу мөмкинлегенә ия. Бөтен дөнья буйлап Haier стратегиясенең асылы – иң яңа технологияләр һәм алдынгы тәҗрибә. Шуңа күрә дә компания заводны югары дәрәҗәдә технологик тәэмин итүгә генә түгел (предприятиедә Россиядә аналоглары булмаган уникаль җитештерү моделе файдаланыла), ә хезмәткәрләрне уникаль белемнәр белән тәэмин итүгә дә махсус игътибар бирә. Мисал өчен, квалификацияле кадрларны укыту өчен Яр Чаллыда Haier укыту үзәге ачылды, моннан тыш, Россия белгечләре Кытай Халык Республикасында, Шаньдун провинциясендә Haier заводларында стажировка үттеләр. 2017 елга Яр Чаллыда үз куәтләре хисабына да, аутсорсинг хисабына да, 1800 артык эш урынын булдыру күздә тотыла. Техника җитештергәндә Haier шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклау турында да кайгырта. Экологияне яклау өчен компания суны пычрата торган буяу технологиясеннән баш тартты. Аның урынына махсус үтә ныклы тышчалы металл кулланыла. Моннан тыш, заводта судан файдалануны һәм бүленеп чыгарыла торган углекислоталы газ күләмен минимумга калдыра торган методлар кулланыла һәм, димәк, табигатькә булган тискәре йогынты да кими. Haier компаниясенең дөньядагы заводларындагы кебек үк, Яр Чаллы продукциясе һәр этабында, җыелганнан алып сатучыга җибәрелгәнчегә кадәр, күп баскычлы тикшерү уза. Брак ихтималы минимумга җиткерелгән – Haier үзенең абруе турында кайгырта һәм сыйфат мәсьәләләренә җитди игътибар белән карый. Җитештерүнең үзе генә түгел, ә логистика да тикшерүдә тотыла – моның өчен Haier җитештерү өлешеннән башлап ахыргы клиентка җиткән өлешенә кадәр партияне һәм детальләрне күзәтеп тору мөмкинлеген бирә торган уникаль «Tracebility» технологиясен куллана. Моннан тыш, Haier заводы структурасында ике лаборатория бар, аларның берсе товарларның сыйфатын тикшерә, икенчесе инновацияле технологияләр өлкәсендә эшләнмәләр белән шөгыльләнә. Ләкин сыйфатны тикшерү үз көчләре белән генә уздырылмый, продукция дә, барлык технологик процесслар да даими рәвештә бәйсез аудит уза. Күптән түгел Haier Яр Чаллы шәһәрендә R&D үзәген төзүгә кереште. Производствоны киңәйтеп, Haier сатып алучыларга махсус игътибар бирә һәм алар өстәмә мәшәкатьләрсез генә ышанычлы көнкүреш техникасын сатып алсын, дип кайгырта. 2016 елда Haier (haieronline.ru) рәсми интернет-кибете ачылды, ул юнь бәяләрдән барлык Haier ассортиментын, шул ук вакытта уникаль сервислар да тәкъдим итә. Мисал өчен, Haier интернет-кибете клиентлары сатып аласы әйберне өйгә китертүгә тулысынча бушлай заказ бирә ала. Моннан тыш, онлайн-кибет гарантия буенча озынайтылган сроклар, түләүсез урнаштыру һәм иске техниканы алып китү хезмәтләрен дә күрсәтә. Шулай ук Haier клиентларга сатканнан соң ярдәм итеп торуга да җитди карый. Бүгенге көндә Haier компаниясенең Россиянең 120 артык шәһәрендә 196 сервис үзәге ачылган. Һәр сервис үзәгендә үз шәһәреңнән 50-100 км аралыгында ярдәм күрсәтелә. Haier техникасы бик сирәк ватыла, ләкин мондый хәл килеп чыкканда, сатып алучыларда аны төзәттерү яки комплект өлешләр табу проблемасы юк. Компания кулланучылар сегментын гына актив үстереп калмый – корпорация Россия компанияләре белән дә актив хезмәттәшлек итә. Бүген Haier партнерлары исәбенә КРОСТ концерны, ПИК, МТС, ТЕЛЕ2, МАГНИТ, ДИКСИ кебек компанияләр төркеме һ.б. зур уенчылар керә. Haier – таныла һәм хөрмәт ителә торган бренд, ышанычлы партнер һәм җитештерүче, сатып алучыларның ихтыяҗларын һәм теләкләрен исәпкә алып эш итүгә йөз тота. Әлеге сыйфатлар Haier компаниясенә планетаның иң конкурентлы компанияләре исемлегендә мактаулы 28 нче урынны яулау мөмкинлеген бирде һәм җиде ел дәвамында зур көнкүреш приборларын җитештерүчеләр арасында Euromonitor International рейтингында беренче урынны сакларга ярдәм итте. Россия базарында Haier компаниясе шаккаттыргыч нәтиҗәләргә иреште – 2010 елдан башлап 2015 елга кадәр Россиядә компаниянең әйләнеше 10 тапкырга артты. Һәм бу әле чик түгел – Haier компаниясенең планнары зурдан һәм компанияне үстерү дәвам итә.


Элемтәләр

  • 423800, Татарстан Республикасы, Яр Чаллы ш., Автосборочный проезд, 46.
1 / 15