"ЗДРАВМЕДТЕХ-ПОВОЛЖЬЕ" ЯАҖ
Компаниягә 2000 елда нигез салына. "ЗДРАВМЕДТЕХ-ПОВОЛЖЬЕ" продукциясе – ул югары технологияле медицина ярдәмен күрсәткәндә кулланыла торган киң ассортиментлы медицина һәм хирургия кием-салымы, кер, махсус операция комплектлары. Эш мәйданнары, хезмәткәрләрнең квалификациясе һәм эш тәҗрибәсе, заманча җиһазланыш һәм ышанычлы технологияләр һәм материаллар предприятиегә EN 13795 стандарты таләпләренә җавап бирә торган югары технологияле продукция чыгару мөмкинлеген бирә. "ЗДРАВМЕДТЕХ-ПОВОЛЖЬЕ" продукциясе Европа берлеге директивының "Медицина эшләнмәләре турында" 93/42/ЕЕС таләпләренә туры килүе буенча сертификация узды һәм сәламәтлекне саклау һәм куркынычсызлык буенча Европа нормаларына җавап бирә, СЕ тамгасы моны таныклап тора. "ЗДРАВМЕДТЕХ-ПОВОЛЖЬЕ" компаниясендә кертелде һәм уңышлы функцияли: ISO 9001, ISO 13485 таләпләренә җавап бирүе буенча сертификатлы сыйфат менеджменты системасы; җитештерүнең барлык этапларын үз эченә алучы сыйфат тикшерү системасы. "ЗДРАВМЕДТЕХ-ПОВОЛЖЬЕ" компаниясе медицина тәҗрибәсенә хәзерге медицина технологияләре таләпләренә җавап бирә торган заманча операция керен һәм хирургия кием-салымын кертү үзендәге дәвамлы сәясәтнең нигезе булып тора, дип саный.
İletişim
- 420073, Казан ш., Г. Кутуй ур., 78 А, а/я №81