"МФС" ФҖФ
Медицина базарында 20 еллык эш тәҗрибәсе булган һәм Россиянең әйдәп баручы хирурглары белән тыгыз элемтәдә торган фирма хезмәткәрләре эндохирургия җайланмаларын эшләүне, җитештерүне һәм сатуны тәэмин итә. Җитештерелә торган коралларның номенклатура спектры түбәндәге өлкәләрне колачлый: - эндохирургия (лапароскопия, торакоскопия) - гинекология (шул исәптән электромеханик морцеллятор комплекты) - ринохирургия - артрохирургия - кан тамырлары хирургиясе - пластик хирургия – урология. Клиникада булган җайланмаларны, оптиканы, коралларны ремонтлауда, эшлекле торышта тотуда; төрле җитештерүчеләрнең җайланмаларын өстәмә тәэмин итеп бетерү һәм яраклаштыру эшендә безнең клиентларга зур ярдәм күрсәтелә. Фирма продукцияне тәэмин итүнең тулы циклын гамәлгә ашыра, ул түбәндәгеләрне үз эченә ала: – медицина җайланмаларын әзерләү; – эшләтеп җибәрү-көйләү; – алга таба техник яктан тәэмин итү. "МФС" фирмасы фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән ныклап шөгыльләнә. Фирмада дүрт фән кандидаты эшли. А.Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник универститеты (КАИ) студентлары белән укыту-методика эше алып барыла.
İletişim
- 420110, Россия, Татарстан Республикасы, Казан ш., Гадел Кутуй ур., 163-а