ЭлеПС

"ЭлеПС" фәнни-җитештерү фирмасы 1991 елда булдырылды һәм Россиядә эндохирургия үсешенең башлангычы булып тора. "ЭлеПС" тулы цикл белән җитештерүче компания: без эндохирургия комплексы өчен барлык элементларны да – оптика, приборлар һәм кораллар җитештерәбез. Безнең продукция лапароскопиядә, торакоскопиядә, артроскопиядә, риноскопиядә, гистероскопиядә, цистоскопиядә һәм урологиядә кулланыла. Үзенең клиентларына "ЭлеПС" компаниясе сервис ярдәме күрсәтүнең "Өзлексез эшләү гарантиясе" дигән уникаль программасын тәкъдим итә. Әлеге программа кысаларында дәвалау-профилактикалау учреждениесенә сервис очрагы барлыкка килгән вакыттан башлап 24 сәгать эчендә ремонтлау һәм сервис хезмәте күрсәтелгәндә алмаш җайланма бирү мөмкинлеге бирелә. Инновацияле эшләнмәләргә без аеруча зур игътибар бирәбез. Үзебездә сынау-конструкторлык бүлекчәсенең булуы ел саен кимендә 5 яңа эшләнмә кертү мөмкинлеген бирә. "ЭлеПС" компаниясе Россия базарында әйдәп баручы чит ил җитештерүчеләре белән уңышлы көндәшлек итүе белән берлектә, якын һәм чит илләргә дә үз продукциясен актив рәвештә җиткереп тора.


联系方式

  • 420036, Татарстан Республикасы, Казан ш., Дементьев ур., 2в