«АТМСС NEGA КӘГАЗЬ ФАБРИКАСЫ» ЯАҖ
2005 елдан 2006 елга кадәр «Агротехмашстройсервис» ЯАҖ Көньяк Корея компаниясе «KYOUNG YONG machinery» белән берлектә, чит ил инвесторы — Швейцария компаниясе «Goodwill invest» катнашында Казан шәһәрендә санитар-гигиена билгеләнешендәге кәгазь һәм аннан ясалган әйберләр җитештерү буенча инвестиция проектын тормышка ашыра. 2006 елның 18 июлендә Nega кәгазь фабрикасында беренче кәгазь җитештерелә. 2006 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры (хәзерге Президент) Р.Н.Миңнеханов, Казан шәһәре мэры И.Р.Метшин, «KYOUNG YONG machinery» Көньяк Корея компаниясе вәкилләре катнашында предприятиенең рәсми ачылышы булды. 2007 ел компания өчен «Nega» сәүдә маркасын эшләтеп җибәрү һәм «Nega» сәүдә маркасы белән барлык продукция линейкасын чыгару белән истәлекле булды: бәдрәф кәгазе, салфеткалар, кәгазь сөлгеләр, кулъяулыклар. Продукция экологик таләпләргә җавап бирү сертификатына ия – ул югары сыйфатны, халыкның сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсызлыкны раслаучы һәм гарантияләүче рәсми документ. Nega продукциясен җитештерү өчен 100% табигый целлюлоза кулланыла, бу санитар-гигиена продукциясенең төп өлеше булып тора. • Бу төр кәгазь уңайлы, чөнки ул тулысынча суда эри. • Ул гигиена ягыннан бигрәк тә кулай, чөнки җитештерү процессында макулатура кәгазе составына керүче зарарлы компонентлар куллануга юл калмый. • Nega Green line бәдрәф кәгазе бары табигый, беренчел 100% целлюлозадан гына эшләнә. • Клиентларның күпсанлы сораулары буенча шулай ук төсле хуш исләндерелгән пастель һәм бай төсләрдәге кәгазьләр җитештерелә, анда бары тик зарарсыз азык буяулары гына кулланыла. • Nega сәүдә маркасы бәдрәф кәгазе һәм салфеткаларын җитештерү өчен җилем кулланылмый. Җилем катламнарны кысу юлы белән җилемсез беркетүгә алыштырыла, бу безнең продукцияне куллануны сәламәтлек өчен бөтенләй куркынычсыз итә.
联系方式
- 420076, ТР, Казан шәһәре, Залесная ур., 30 нчы йорт