"КАМАЗ" ГАҖ

Россиянең авыр йөк автомобильләре базарының 54%ы "КАМАЗ" кулында. "КАМАЗ" ГАҖ оешмалары төркеменең бердәм җитештерү комплексы йөк автомобильләре җитештерүнең барча технологик циклын үз эченә ала – автотехника һәм автокомпонентлар эшләп чыгару, әзерләү, җыю эшеннән башлап әзер продукцияне сату һәм сервис хезмәтләре күрсәтү эшен колачлый. Төп базар – Россия, БДБ илләре базарларында өстенлек итә, Евразия, Африка һәм Көньяк Америка илләре базарларында катнаша.

Предприятие Кама инновацион территориаль-җитештерү кластерында катнаша "ИнноКам".


Элемтәләр

  • 423827, Россия, Татарстан Республикасы, Яр Чаллы ш., Автозавод ур., 2
1 / 48