"СафПласт" ҖЧҖ
"СафПласт" ҖЧҖ яисә SafPlast Innovative компаниясе – Россиядә полимер экструзион табаклар җитештерү буенча №1 завод. Компаниягә 2007 елда нигез салынды, ә 2009 елда ул кәрәз һәм монолит поликарбонат табаклары җитештерү һәм сату буенча базар лидерына әйләнде, 2010 елның апрелендә поликарбонат профильләре җитештерү линиясен эшләтеп җибәрде. 2012 елдан башлап акрил пыяладан монолит табаклар һәм сырлы-кытыршы өслекле поликарбонат һәм полиметилметакрилат табаклар җитештерелә. 2014 елдан башлап ПЭТ-а, ПЭТ-г һәм ПЭТ-гаг модификациясендә үтәкүренмәле ПЭТ-табаклар чыгарыла. (ПЭТ-табаклар импорты эшләтеп җибәрү чорына – базарның 90%ы). Компаниянең миссиясе – полимер табаклар буенча халыкара базарын заманча, чыдамлы, экология ягыннан куркынычсыз һәм зәвыкълы полимер материаллары белән тәэмин итү. SafPlast компаниясенең ассортиментлар җыелмасында төрле билгеләнештәге продукция бар: төзелеш өчен инженер кәрәз һәм монолит поликарбонат табаклар һәм вандалларга каршы үтәкүренмәле элементлар; реклама һәм мебель җитештерү өчен акрил пыяла, пэт-табаклар; яктырту техникасында кулланыла торган яктылык таратучы табаклар; авыл хуҗалыгы өчен кәрәз поликарбонат табаклар.
Элемтәләр
- Россия, Татарстан, Казан ш., Биектау районы, М-7 трассасы, 806 чм. (Макаровка ав. 2 чм. көньяккарак)