"Күмәч-кондитер комбинаты" ААҖ

1986 елда нигез салынган "Күмәч-кондитер комбинаты" ААҖ Татарстан Республикасының икмәк пешерү тармагында иң эре һәм динамикалы рәвештә үсеш алучы предприятиеләренең берсе. Комбинат икмәк-күмәч һәм кондитер ризыкларының киң ассортиментын чыгару өчен иң заманча: җитештерүнең чех, итальян, Австрия линиясе җайланмалары белән тәэмин ителгән. Бүгенге көндә бары тик комбинатта гына вафля һәм икмәк продукциясе җитештерү буенча уникаль автомат линия, икмәк температурасын тикшерүдә тоту җайланмасы һәм бер үк вакытта 60 төрдән артык продукция җитештерергә сәләтле "Рондо" линиясе бар. "Күмәч-кондитер комбинаты" ААҖ шулай ук "Хәләл" маркасы белән Ислам шәригате нормаларына туры китерелгән продукция дә чыгара. "Күмәч-кондитер комбинаты" ААҖ чыгарыла торган "Хәләл" продукциясе ТР Мөселманнарының диния нәзарәте каршындагы "Хәләл" стандарты комитеты ягыннан тиешле контроль уза һәм Республиканың "Тест-Татарстан" сертификат-методика үзәгендә сертификатланды.


Элемтәләр

  • 420103, ТР, Казан ш., Адоратского ур., 50
1 / 20