"БЕТАР" ҖКФ ҖЧҖ

"БЕТАР" җитештерү-коммерция фирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте ("БЕТАР" ҖКФ ҖЧҖ) 1996 елда булдырыла. Компаниянең төп эшчәнлек юнәлеше – энергия ресурсларын исәпкә алу җиһазлары җитештерү. Бүгенге көндә "БЕТАР" 40тан артык атамалы продукция чыгара. Төп продукция – фатирларга, сәнәгый урыннар өчен ялгый торган тишегенең диаметры 15 мм алып 50 мм кадәр тәшкил итүче, суны исәпкә ала торган төрле модификацияләр. 55 миллион берәмлектән артык продукция чыгарылды. Предприятиедә магниттан якланган, күрсәткечләрен читтән торып алып була торган (дистанцион) суны исәпкә алучы уникаль җайланмалар, С классына караган югары метрологик җайланмалар эшләнде.


Элемтәләр

  • 422980, Татарстан Республикасы, Чистай ш., Энгельс ур., 129 Т
Киләсе бүлек
"Алнас" ААҖ