"Алнас" ААҖ
"Алнас" заводына 1978 елда нигез салына, ул "Римера" компанияләре төркеме составына керә һәм нефть табу өчен үзәктән кудыручы электр насосларының тулы комплектлы җайланмаларын (УЭЦН) җитештерүче буларак Россиядәге иң зур предприятиеләрнең берсе булып тора. Предприятие арсеналында: двигательләрнең 50дән артык модификациясе, 100дән артык насос модификациясе, җайланмаларның 3000 артык комплектация варианты. Эшли башлаган дәвердән бирле "Алнас" берничә мәртәбә Россиянең иң яхшы машина төзү компаниясе булып танылды. Бүген "Алнас" ААҖ – ул: 1. инновацион фәнни-тикшеренү эшләре; 2. тулы комплектлы батырма җайланмалар (үзәктән кудыручы насос, газ сепараторы, гидросаклагыч, электр двигателе, җир өсте электр җайланмасы) әзерләүче предприятиеләр; 3. төрле эксплуатация шартлары өчен җайланмалар сайлаганда экспертиза.
Элемтәләр
- 423450, Россия, Татарстан Республикасы, Әлмәт ш., Сургут ур., 2