"Инстромет" ҖКФ ҖЧҖ
"ИНСТРОМЕТ" җитештерү-коммерция фирмасы ҖЧҖ 1989 елда КАМГЭСэнергострой авторемонт заводы базасында булдырыла. Фирма эшчәнлегендәге төп юнәлеш – нефть химиясе, шин, целлюлоза-кәгазь һәм металлургия сәнәгате өчен сәнәгый җайланмаларны ремонтлау һәм модернизацияләү. Әлеге тармакларда эш тәҗрибәсе материалларның үзенчәлекләрен өйрәнү өлкәсендә заманча торгызу технологияләренең киң спектрына һәм югары квалификацияле белгечләргә ия булу зарурлыгын күрсәтә. "Инстромет" фирмасы үсешнең шул юлыннан бара да инде, хезмәт күрсәтүләр базарында үзен Ремонт Технологияләре Үзәге буларак позицияли. Клиентлар белдергән бурычлар фирманың техник советында карала, эретеп ябыштыруның һәм эретүнең гадәти методлары да, шулай ук эшләнмәнең эксплуатация үзенчәлекләрен яхшырту һәм клиент таләпләрен тулы күләмендә канәгатьләндерү мөмкинлеген бирә торган инновацияле методларны да куллану мөмкинлеге карала. Бүгенге көндә технологик чишелеше булмаган проблемалар безгә НИОКР программасы буенча белдерелә ала.
Предприятие Кама инновацион территориаль-җитештерү кластерында катнаша "ИнноКам".
Элемтәләр
- 423800, Татарстан Республикасы, Яр Чаллы ш., Энергорайон (түбән бьеф), сәнәгать зонасы, Шлюз урамы, 77