«ЭЛКОМ» ФҖБ АҖ

«Элком» фәнни-җитештерү берләшмәсе АҖ инфракызыл җылыту һәм киптерү җиһазларын, буяу һәм киптерү камераларын, буяу-киптерү камераларын эшли һәм җитештерә, буяу-киптерү линияләрен проектлауны гамәлгә ашыра. ПИКСАН инфракызыл киптерү һәм җылыту җиһазларын куллана торган предприятиеләр 1нче эшләнмәне киптерүгә 5-15 тапкырга кимрәк акча сарыф итә, шул ук вакытта җитештерүчәнлек буенча традицион конвектив буяу-киптерү камералары белән чагыштырганда күп мәртәбәле өстенлеккә ия. Предприятие җитештерә торган эшләнмәләрне озак эксплуатацияләү аларның югары ышанычлылыгын күрсәтте. Моның иң мөһим дәлиле булып безнең сатып алучылар бәяләмәләре тора, алар үз җитештерү предприятеләрендә конвектив камераларны инфракызылларга үзгәртеп җиһазлаганнар яки инфракызыл киптерү җайланмаларын сатып алганнар һәм аларны куллануда күпьеллык тәҗрибәләре бар. Безнең сайтта Сез «АВТОВАЗ» ААҖ, «ГАЗ» ААҖ, «РТЮ» ААҖ филиалы - Уссурийск локомотивлар ремонтлау заводы, «КАМАЗинструментспецмаш» ААҖ һәм башка предприятиеләрнең фикерләре белән таныша аласыз. «Троицк кәгазь фабрикасы» ҖЧҖ үз фикерендә киптерелгән катламның сыйфаты кинәт арту белән бер үк вакытта инфракызыл киптерү 4,4 тапкыр энергия куллануны киметкән, дип яза; «Сәнәгый изоляция материаллары» ҖЧҖ - 1 басмага энергия чыгымнары 9-12 тапкыр кимегән, дип саный. Без яңа җиһазларны серияле рәвештә эшләп чыгаруны камилләштерү буенча даими эш алып барабыз, төрле материалларны җылыту өчен инфракызыл нурланышны куллану өлкәсендә фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре алып барабыз. Заказчы таләпләре нигезендә буяу-киптерү линияләрен проектлауны гамәлгә ашырабыз. Җитештерү бурычлары төрле булуга бәйле рәвештә, һәр конкрет очракта безнең белгечләр хәлгә игътибар белән анализ ясый һәм, техник, икътисадый һәм башка максаттан чыгып, куелган мәсьәләнең иң яхшы чишелешен Заказчыга тәкъдим итә: бер очракта конвектив, икенчесендә инфракызыллы җиһазлар, өченчесендә - катнаш конвектив-инфракызыллы ысул. Заказчының техник таләпләре нигезендә буяу-киптерү камералары, конвектив һәм инфракызыллы киптерү җайланмалары (киптерү камералары), буяу камералары эшләнергә һәм куелырга мөмкин. Моннан тыш, безнең предприятие вагоннарны эретү өчен җиһазлар - ПИКСАН вагоннарны эретү җайланмалары, инфракызыллы җылыту өчен аерым махсус ПИКСАН электр панельләре җитештерә. Инфракызыллы нурланыш белән гамәлгә ашырыла торган вагоннарны эретү конвектив теплякаларга караганда, күпкә тизрәк бара һәм энергия азрак кулланыла. «Элком» ФҖБ эшчәнлегенең тагын бер юнәлеше - ПИКСАН электр инфракызыл җылыткычларын эшләү һәм җитештерү, алар теләсә нинди зурлыктагы биналарны җылыту яки өстәмә җылыту вакытында энергиянең 20% артыгын саклап калырга һәм берничә өстәмә мөмкинлек алырга ярдәм итә - бинада Сез билгеләгән температураны автоматик рәвештә саклап тоту, бүлмәләрне тиз җылыту - 15 минуттан, зоналы җылыту һ.б. мөмкинлек бирә. Инфракызыл киптерү җиһазлары, буяу камералары, киптерү җайланмалары һәм камералары, буяу-киптерү камералары, инфракызыл электр җылыткычлары, аларның өстенлекләре һәм куллану үзенчәлекләре турында мәгълүматны Сез безнең сайт битләрендә таба аласыз: www.npo-elcom.ru


Элемтәләр

  • 422527, Татарстан Республикасы, «М-7» индустриаль паркы, 11/1 нче бина
Киләсе бүлек
ХАИР